TR  |  EN  |  RU
turkey turkey   azerbaijan kazakhstan kyrgyzstan turkmenistan uzbekistan kktc qha TAT BAŞQ
Ana Sayfa
Birlik Hakkında
Üye Haber Ajansları
Bildiri
Başkanın Mesajı
Tüzük
Haberler



Tataristan
Анатолий Фомин: “Татарстанда сайлау кампаниясе тыныч уза”
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Алия Сабирова). Татарстан Республикасында сайлау кампаниясе тыныч уза. Кандидатларны тәкъдим итү һәм теркәү узды, гаммәви мәгълүмат чараларында агитацияләү этабы төгәлләнә. Барысы да тыныч уза”, - диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин журналистларга.

Безне ТРның барлык муниципаль берәмлекләрендә вәкиллекле хакимият формалаштырачак масштаблы сайлаулар көтә. Кампания муниципаль берәмлекләр саны һәм сайлау алды кампаниясендә катнашучылар саны буенча да киң колачлы.

Муниципаль сайлауларга кадәр бер атнадан артык вакыт калды. Республикада 10 октябрьдә булачак сайлауларга барысы да әзер: участок комиссияләре формалаштырылган, катнашучылар даирәсе билгеле, дип билгеләп үтте Анатолий Фомин.

Муниципаль сайлауларда катнашырга теләп 10 меңгә якын кеше үз кандидатураларын тәкъдим иткән. Татарстанда барлыгы вәкиллекле органнарга 8 меңгә якын депутатны сайлау планлаштырыла.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сайлау кампаниясе үзенчәлекләре турында сөйләгәндә, сайлаулар системасының мажоритар һәм катнаш база төрләре кулланылачак, дип белдерде. Катнаш сайлау системасы буенча сайлаулар 100 мең кешедән артык сайлаучылар булган муниципаль берәмлекләрдә – Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Камада узачак.
“Кандидатларның 86 процентка якыны – сәяси партияләр вәкилләре. Гомумән алганда, партияләр актив катнаша, - дип өстәде А.Фомин.

Бу сайлауларның тагын бер үзенчәлеге – республика район башлыклары сайлауларга бара. 
Анатолий Фомин журналистларга биргән әңгәмәсендә, сайлау кампаниясе барышында бары тик өч суд искы гына теркәлгән. “Без күп санлы тикшерелмәгән мәгълүмат күрмибез”, - диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
 
ТДГПУда Россия һәм БДБ илләрендә яшәүче мөселман халыкларының рухи мирасына багышланган конференция ачылды
(Казан, 23 сентябрь 2010, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Бүген Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында “Россия һәм якын чит илләрдә яшәүче мөселман халыкларының рухи мирасы” дип исемләнгән ике көнлек Халыкара фәнни-гамәли конференция үз эшен башлады. Аның максаты – мөселман халыкларының бай рухи мирасын яңадан торгызу.

Конференция эшендә танылган ислам белгечләре, Россия, БДБ һәм кайбер ерак чит илләрнең мөселман уку йортлары вәкилләре катнаша. Конференция кунаклары арасында Ислам дөньясы университетлары федерациясе генераль секретариаты җитәкчесе Мостафа Али һәм Марокко Корольлегенең Россиядәге илчесе Абделкадыйр әл-Ашхаб бар.

Конференция Коръәннән аятьләр уку белән башланды. Аннары конференция кунакларын һәм анда катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән ТР Министрлар Кабинетының югары, урта һөнәри белем бирү һәм фән идарәсе башлыгы Булат Яһудин сәламләде. Ул узган атнада үткән РФ Көнчыгышны өйрәнүчеләренең VII съездында Шәрыкне өйрәнүчеләрнең сигезенче съездын Казанда үткәрү турында карар кабул ителүе хакында искәртте.

ТДГПУ ректоры Рәдиф Җамалетдинов конференция кунаклары һәм анда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте, уңышлы һәм нәтиҗәле эшләүләрен теләде. “Илебез Хөкүмәте мөселман мәгарифе традицияләрен үстерүгә гаять зур игътибар бирә. Соңгы елларда без Россия һәм Татарстанның белем бирү һәм фәнни өлкәләрдә төрле мөселман илләре белән хезмәттәшлекне ныгытуының шаһитлары булдык. Бу изге эшкә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты да хәл кадәри өлеш кертә. Университетның ислам тарихы һәм мәдәнияте өлкәсендә белгечләр әзерләү өчен җитди потенциалы бар, бу яшьләргә күпьяклы дөньяви белем алырга мөмкинлек бирә. Вуз Мәгариф, фән һәм мәдәният эшләре буенча ислам оешмасы, Ислам дөньясы университетлары федерациясе белән хезмәттәшлекне уңышлы үстерә. Бүгенге көндә ТДГПУ Россиянең дәүләт вузлары арасында әлеге федерациянең беренче һәм әлегә бердәнбер әгъзасы булып тора”, - дип ассызыклады Рәдиф Җамалетдинов.

Мостафа Али үз чыгышында конференцияне үткәрү өчен гаять зур тырышлык куйган оештыручыларга рәхмәт белдерде. “Ислам цивилизациясе – иң борынгы цивилизацияләрнең берсе. Аның нигезендә башка цивилизацияләр барлыкка килгән. Ул дөньяда телләр барлыкка килү һәм аларның үсешендә гаять зур роль уйнаган. Гарәп телендәге китаплар һәм кулъязмалар мәдәниятне саклауда зур кыйммәткә ия”, - диде ул.

Аның хәбәр итүенчә, конференция кысаларында Казанда ИСЕКОның филиалын ачу күздә тотыла, ул мөселман мирасын өйрәнү һәм тарату эшенә хезмәт итәчәк.

Конференциядә катнашучылар алдында шулай ук Марокко Корольлегенең Россиядәге илчесе Абделкадыйр әл-Ашхаб, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәиз һәм Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин чыгыш ясады.

Искәртеп узабыз, конференцияне Мәгариф, фән һәм мәдәният эшләре буенча ислам оешмасы, Ислам үсеш банкы, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм һәм Россия Ислам университеты оештырды.
 
Фәрит Мөхәммәтшин ТР Балтач районына эшлекле сәфәр кыла
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»).
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Балтач муниципаль районына эшлекле сәфәр кыла. Парламент башлыгы Кече Лыза авылында яңа мәктәп ачу тантанасында катнаша. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте белдерде. 

Узган ел Кече Лыза урта мәктәбе җәмәгатьчелек игътибары үзәгендә булды. Узган гасырның 60 нчы елларында ук төзелгән мәгариф учреждениесе бик нык тузган иде. “Бердәм Россия” партиясе лидеры В.В.Путинның Казандагы җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсенә Дәүләт Советы Рәисе белән очрашуга язылган балтачлы Фәрит Мөхәммәтшинга Кече Лыза урта мәктәбе турында сөйләгән булган. Бу максатка республика бюджетыннан кирәкле акча бүлеп бирелгән. Бу урта мәктәпне саклап калмады, ә яңа биналы да итте.

Фәрит Мөхәммәтшин эшлекле сәфәре вакытында “Бердәм Россия” партиясе программасы буенча төзелгән универсаль спорт залын ачу тантанасында катнашырга һәм социаль объектларда булырга ниятли.
 
ВЕНЕСУЭЛЛА ИЛЧЕСЕ УГО ХОСЕ ГАРСИЯ ЭРНАНДЕС ТАТАРСТАНДА ЭШ СӘФӘРЕНДӘ
(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”).
Венесуэланың РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Уго Хосе Гарсия Эрнандес 6-7 сентябрь көннәрендә Татарстанда эш сәфәрендә. 

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, визит программасының бүгенге өлешендә республиканың Кама аръягы зонасы белән танышу каралган. Илче “Мастер” Кама индустриаль паркы, “КАМАЗ”, “Түбән Кама нефтехим”, “Зәй шикәр заводы”, “Зәй крекеры” җәмгыятьләрендә булып, предприятиеләр җитәкчеләре белән очрашачак. Бүген шулай ук Түбән Кама һәм Зәй муниципаль районнары башлыклары белән дә очрашулар каралган. 

Иртәгә Уго Хосе Гарсия Эрнандес җитәкчелегендәге делегацияне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итәчәк. Кунаклар шулай ук “Казан вертолет заводы”, “Идея” технопаркы һәм ΙТ-парк, Казан (Идел буе) федераль университеты эшчәнлеге белән якыннан танышачак, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыда булачак. 

Узган ел Татарстан белән Венесуэла арасында тышкы сәүдә әйләнеше күләме 73,3 млн. доллар тәшкил иткән. Аның күләме буенча Венесуэла Татарстанның тышкы сәүдә партнерлары булган илләр арасында – 29 урында. Агымдагы елның беренче кварталында ике республика арасында тышкы сәүдә әйләнеше күләме 34,7 млн. доллар тәшкил иткән.
 
КАЗАНДА II ЕВРАЗИЯ СПОРТ УЕННАРЫ АЧЫЛДЫ
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова).
Кичә Казанның “Ак Барс” Көрәш сараенда яшүсмерләр һәм кызлар арасында икенче Евразия спорт уеннары ачылды. Турнир 13 яшьтән алып 17 яшькәчә меңнән артык спортчы катнашында уза.

4-11 сентябрьдә Казанда спортның 14 төре буенча ярышлар уза. Турнир Евразия икътисади берләшмәсе учреждениесенең 10 еллыгына багышланган, анда Белоруссия, Казакъстан, Кыргызстан, Россия, Таҗикстан һәм Украин вәкилләре катнаша. Алты ил вәкилләре арасында Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаучы 18 татарстанлы бар.

Универсиада программасына кертелгән спорт төрләре буенча уза торган Уеннарны ачу тантанасында РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары Юрий Нагорных, Россия Олимпия комитеты башкаручы директоры Марат Бариев, ЕврАзЭС генераль секретаре урынбасары Морат Мосатаев, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов һәм башка рәсми затлар катнашты. Тантанада шулай ук ярышларның баш судьясы – синхрон йөзү буенча өч тапкыр Олимпия чемпионы Ольга Брусникина бар иде.

Рафис Борһанов турнирда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул Уеннарны оештыручыларга һәм катнашучыларга Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле сәламләвен укыды. Шулай ук ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Татарстан Хөкүмәте исеменнән Казан уеннарында җиңелүчеләр булмаячак, дип ышандырды һәм яхшы ял теләде. Казанда булачак Универсиадага 3 ел калды, бу чорда Татарстан зур спорт уеннарында катнашучыларны кабул итәр әле дип өметләнүен белдерде.

Юрий Нагорных үз чиратында II Евразия спорт уеннары кунакчыл Татарстан җирендә, 2013 елгы Бөтендөнья универсиадасын кабул итәчәк уникаль спорт объектлары базасында уза, дип белдерде. 

Морат Мосатаев ЕврАзЭС генераль секретаре Таир Мансуровның сәламләү хатын укыды. “Евразия уеннары спорт традицияләрен үстерү, спорт осталыгын күтәрү һәм яшь спортчыларга югары дәрәҗәдәге халыкара ярышларда чыгыш ясау тәҗрибәсе туплау мөмкинлеге бирә”, - диелә анда.

«КАИ-Олимп» комплексы, су полосы, йөзү, пуля ату, футбол һәм спорт гимнастикасы буенча ярышлар кабул итә торган спорт объектлары Евразия уеннарынң төп мәйданы булып торачак.
 
<< Başlat < Önceki 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Sonraki > Son >>

Sayfa 3 > 14
  TKA 2008