TR  |  EN  |  RU
turkey turkey   azerbaijan kazakhstan kyrgyzstan turkmenistan uzbekistan kktc qha TAT BAŞQ
Ana Sayfa
Birlik Hakkında
Üye Haber Ajansları
Bildiri
Başkanın Mesajı
Tüzük
Haberler



Tataristan
Әлмәттә ТР Халыклар ассамблеясе химаясында Спартакиада ачылды
(Әлмәт, 9 декабрь, "Татар-информ", Алия Сабирова). Бүген республиканың Әлмәт районы территориясендә яшәүче халыклар Спартакиадасы ачылды. Ярышларны ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәриит Мөхәммәтшин катнашты.

Ул уеннарда катнашучыларны сәламләде һәм район территориясендә яшәүче төрле халыкларның дуслыгы һәм татулыгы хакына уңышлар теләде. 

Әлмәт районы башлыгы Ришат Әбубакиров сәламләү сүзендә, Әлмәттә мондый Спартакиада беренче тапкыр үткәрелә дип билгеләп узды. Ул ярышлар даими узачагына өмет белдерде.
Нефть башкаласында ТР Халыклар ассамблеясе спартакиадысы спортның 6 төре: мини-футбол, бокс, грек-рим көрәше, өч төр ярыш, волейбол, бильярд буенча уза. Бүген ТР Халыклар ассамблеясе Советының күчмә утырышына килгән шәһәр кунаклары таҗик һәм үзбәк диаспорасы вәкилләре арасында үткәрелгән боксны карады. Фәрит Мөхәммәтшинга ярышлар истәлеге итеп боксер перчаткалары бүләк ителде. Кунаклар шулай ук грек-рим көрәшен, бильярд карады. Дәүләт Советы Рәисе форсаттан файдаланып бильярд буенча “Бердәм Россия” партисенең җирле бүлеге бүләгенә үткәрелгән турнир җиңүчеләрен котлады.

Искәртеп үтәбез, бүген Әлмәт күпсанлы кунаклар кабул итә - Татарстан халыклары Ассамблеясенең 130га якын вәкиле республиканың нефть башкаласына килә. Бу Ассамблея Советы утырышында шулкадәр күп төрле милләт вәкилләре катнашкан уникаль очрак.
 
Фәрит Мөхәммәтшин ИФО Закон чыгару ассоциациясенең XXV утырышында катнаша
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Бүген парламентарийлар Закон чыгару ассоциациясенең XXV утырышында Идел буе округлары төбәкләрендә “Сәламәтлек” илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикерләшәчәк. Утырыш Оренбургта уза.

Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнаша.

Шулай ук көн үзәгенә Идел буе федераль округлдары субъектларында мәгариф системасын модернизацияләү, инновацион сәясәтне законнар белән тәэмин итү мәсьәләләре куелган.
Моннан тыш, төбәк парламетлары башлыклары Ассоциациянең 2011 елга эш планы буенча фикерләшәчәк. дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
 
Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Шохин Татарстан үсешенең яңа стратегиясе хакында фикер алышты
(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге президенты Александр Шохин белән очрашуында Татарстан үсешенең яңа стратегиясе, инвестицияләр җәлеп итү юллары фикер алышуның төп темасы булды. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда шулай ук Премьер-министр Илдар Халиков, ТР Президенты ярдәмчеләре Искәндәр Мөфлиханов, Анатолий Краснов, Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлегенең инвестиция сәясәте буенча рәистәше Игорь Вдовин, Oriental Patron компаниясенең идарәче партнеры Джозеф Чан һ.б. катнашты. 
Александр Шохин хәбәр иткәнчә, бүген Россиянең күп кенә компанияләре планнарын Гонконг фонд биржасы, гомумән алганда, Көньяк-Көнчыгыш Азия базарлары белән бәйли. Аның сүзләренә караганда, Татарстан инвестицияләр җәлеп итү буенча илдә лидерларның берсе. Бүген республиканың бу мәсьәләдә позицияләрен саклау һәм ныгыту өчен хезмәттәшлек механизмнарын, шул исәптән Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге белән дә, җайлау мөһим, ди ул. Александр Шохин сүзләренә караганда, Татарстан глобаль инвестиция тирәлегендә нәтиҗәле хәрәкәт итәргә, үз предприятиеләренең капитал базарына чыгу мөмкинлеген тормышка ашырырга тиеш. 

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, бүген Казанда узучы “ТР үсеше: үсешнең яңа стратегиясе һәм инвестицияләр җәлеп итү” стратегик сессиясенең сәнәгать предприятиеләренең топ-менеджерлары өчен мәгълүмат алу ягыннан да, дөнья базарына чираттагы адым ясау ягыннан да кызыклы булуын билгеләп үтте. “Әгәр элек Көньяк-Көнчыгыш Азия базарларын бездән ерак дип санасак, бүген инде аларның мөмкинлекләрен җитди өйрәнәбез”, - ди ТР Президенты. 

Очрашудан соң, ТР Президенты “ТР үсеше:үсешнең яңа стратегиясе һәм инвестицияләр җәлеп итү” стратегик сессиясендә катнашты дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
 
Минтимер Шәймиев Төркиянең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашты
(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркиянең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Айдын Сезгин белән очрашты. Очрашуда шулай ук Төркиянең Казандагы Генерал консулы Әхмәт Тута, Төркиянең РФ дәге илчелегенең беренче секретаре Садин Аййылдыз, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры-Президентның халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Тимур Акулов, Татарстанның Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Радик Гыйматдинов һ.б. катнашты.

Айдын Сезгин үз вәкаләтләренә әле күптән түгел генә керешкән иде. Аның илче вазыйфасында Татарстанга Россия төбәкләренә кылган беренче сәфәре. Айдын Сезгин җитәкчелегендәге мәртәбәле делегация бу көннәрдә Казанда узучы Россия-Төркия эшлекле форумында катнаша. Минтимер Шәймиев илчегә Татарстанга визиты өчен рәхмәт җиткереп, сәфәрдә төрек эшмәкәрләренең катнашуының әһәмиятен аерым ассызыклап үтте. Кичә делегация әгъзалары Казан федераль университетында “Татар тарихы һәм цивилизациясе” исемле инглиз телендә чыккан зур хезмәтне презентацияләү тантанасында да катнашты. “Соңгы елларда Төркия белән Россия арасында ике яклы тугандаш, дуслык мөнәсәбәтләрен үстерү , бар яклап элемтәләрне ныгыту омтылышы булмаган булса, мондый зур хезмәт дөнья күрә алмас иде”, -дип искәртте Дәүләт Киңәшчесе. 

Татарстан белән Төркия арасында дистә еллардан бирле тугандаш мөнәсәбәтләр дәвам итә, ике арадагы нәтиҗәле хезмәттәшлек бик күп өлкәләрне колачлый. “Бу багланышларны үстерү өчен бернинди киртәләр юк, аларны тирәнәйтү өчен мөмкинлекләр җитәрлек”, -дип саный Минтимер Шәймиев.
 
“IT-парк”та ТР Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы уза
(Казан, 4 октябрь 2010, "Татар-информ"). Бүген “IT-парк” технопаркында ТР Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы уза.

Анда депутатлар республика парламеннтының чираттагы утырышы көнен һәм көн үзәгенә куелачак мәсьәләләрне раслаячак, 2010 елның IV кварталына Дәүләт Советы эшен оештыру буенча чаралар планы буенча фикер алышачак.

Президиумының күчмә утырышын Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин үткәрә, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
 
<< Başlat < Önceki 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Sonraki > Son >>

Sayfa 2 > 14
  TKA 2008