TR  |  EN  |  RU
turkey turkey   azerbaijan kazakhstan kyrgyzstan turkmenistan uzbekistan kktc qha TAT BAŞQ
Ana Sayfa
Birlik Hakkında
Üye Haber Ajansları
Bildiri
Başkanın Mesajı
Tüzük
Haberler



Татарстанның Россия Федерациясендәге яңа вәкаләтле вәкиле билгеләнде

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”). Бүген ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге яңа вәкаләтле вәкилен тәкъдим итте. Ул – РФ Эчке эшләр министрлыгы Баш мәгълүмати-аналитика үзәге җитәкчесенең элеккеге беренче урынбасары Равил Әхмәтшин.

Р.Әхмәтшинны вәкаләтле вәкил итеп билгеләү һәм Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Назиф Мирихановны вазифасыннан азат итү турындагы Указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Татарстанның Әлмәт районында туган милиция генерал-майоры Равил Әхмәтшин 2006 елның декабреннән РФ Эчке эшләр министрлыгы Баш мәгълүмати-аналитика үзәге җитәкчесенең беренче урынбасары вазифасын биләде. 1982 елда Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Аннары укуын РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс академиясендә дәвам итә. 2006 елда кандидатлык диссертациясе яклый. Юридик фәннәр кандидаты.

Өйләнгән, ике баласы бар

 
  TKA 2008