TR  |  EN  |  RU
turkey turkey   azerbaijan kazakhstan kyrgyzstan turkmenistan uzbekistan kktc qha TAT BAŞQ
Ana Sayfa
Birlik Hakkında
Üye Haber Ajansları
Bildiri
Başkanın Mesajı
Tüzük
Haberler



ТР Хөкүмәте җитәкчесе журналистларның IV конгрессында катнашучылар белән очрашты

26 Июнь 2010 г., “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова.

Казан – Свияжск – Болгар – Казан маршруты буенча Идел буйлап юл узган “Федор Шаляпин” теплоходы IV Региональ һәм милли мәгълүмат чаралары конгрессында катнашучыларны бүген соңгы тукталышка китергәч, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов һәм маршрут башыннан бирле журналистлар белән бергә булган ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов су карабының конференцияләр залында массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән озаклап аралашты һәм аларның күп санлы сорауларына җавап биреп, тәкъдим-гозерләрен тыңлады.

Сораулар, нигездә, Татарстанның тормыш-яшәеше, ТР Дәүләт Советы белән ТР Хөкүмәте арасындагы үзара бәйләнеш-элемтәләр рәвеше, республиканың киләчәккә планнары, әйтик, Болгар һәм Свияжск тарихи-мәдәни истәлекле урыннарын торгызу программасы, Универсиадага әзерлеге хакында булды.

ТР Хөкүмәте канаты астында Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР Журналистлар берлеге оештырган журналистлар форумының әһәмиятен югары бәяләп, барлык Россия басмалары исеменнән рәхмәт сүзләре әйтелде. Журналистларның фикер-тәкъдимнәрен исәпкә алып, М.Моратов аның алдагысын да Татарстанда уздыру теләге булуын белдереп, Татарстан Хөкүмәте ярдәменә өмет баглагач, ТР Премьер-министры, бу конгрессны сакларга һәм гел шулай төрләндереп торырга, диде һәм ярдәм итүдән баш тартмады.

Самара өлкәсе “Бердәмлек” газетасы баш редакторының, Россия регионнарында басыла торган күп тиражлы татар газеталарында да Татарстанда шәһәр һәм район газеталарына үзәкләштереп әзерләнә торган күп битле кушымталарны биреп булмасмы икән, ихтыяҗ бар, узган елны да шул мәсьәләне күтәрдек, диюенә, “Татмедиа” ААҖ Директорлар Советы рәисе булган Ю.Камалтынов, бу мәсьәлә кабул ителгән, уңай хәл ителгән һәм якын арада гамәлгә ашачак дип санагыз, дип вәгъдәләде.

М.Моратов, әлеге конгресс кысаларында журналистлар арасында “Күп төсмерле Россия” Бөтенроссия ачык конкурсы игълан ителде, 4 ноябрьдә аның нәтиҗәләре игълан ителә һәм җиңүчегә Татарстан җитәкчелеге үзебезнең республикада җитештерелә торган “Фиат” автомобиле бирә, дип, шуның өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. “EuroNews” компаниясе агентлык челтәре директоры туринлы Жилберто Грибадо очрашуда сүз алып: “Россиянең чын байлыгы - регионнарының төрлелегендә. Башка илләргә дә шундый проект-программаларны тәкъдим итәргә кирәк”, - диде.

Журналистикада яшьләрнең урыны, аларга һөнәри үсеш өчен мөмкинлек-шартлар тудыру мәсьәләсе күп төбәкләрдә актуаль, диелгәч, бу мәсьәләдә Татарстан тәҗрибәсе хакында кыскача мәгълүмат биреп, Р.Ратникова: 15 ел дәвамында үткәрелеп килгән “Алтын каләм” Республика яшь журналистлар конкурсында җиңеп чыккан 120 егет һәм кыз берсекөнгә Казан – Волгоград – Казан маршруты буенча теплоходта атналык сәфәргә чыгачак, анысың да программасы да гаять бай”, - дип игълан итте. Журналистикада мәгълүм “Вольная Кубань” генераль директоры яшьләр өчен Татарстанның шундый киңлекләр бирүен, бу – уникаль күренеш, дип бәяләде.
 
  TKA 2008