TR  |  EN  |  RU
turkey turkey   azerbaijan kazakhstan kyrgyzstan turkmenistan uzbekistan kktc qha TAT BAŞQ
Ana Sayfa
Birlik Hakkında
Üye Haber Ajansları
Bildiri
Başkanın Mesajı
Tüzük
Haberler



Казанда “Россиянең энергия буенча нәтиҗәле шәһәре” халыкара конференциясе башланды

Казан, 29 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова.

Бүген “Гранд-отель Казань” кунакханәсендә “Россиянең энергия буенча нәтиҗәле шәһәре” дип аталган халыкара конференция үзенең эшен башлап җибәрде.

РФ Региональ үсеш министрлыгы һәм Бөтендөнья банкы тарафыннан ТР Хөкүмәте ярдәме белән оештырылган конференция энергияне нәтиҗәле файдалануны тагын да нәтиҗәлерәк итү буенча муниципаль программалар әзерләү, гамәлгә ашыру һәм финанслау проблемаларын чишүгә багышланган. Ул, аерым алганда, шулар буенча энергияне нәтиҗәле куллану өлкәсендәге чараларны тормышка ашырганда Россия шәһәрләре алдына калыккан иң кискен проблемаларны табуны, башка илләр тәҗрибәсен өйрәнүне, Россия шәһәрләрендә энергияне саклый торган муниципаль программалар әзерләүдә ярдәм күрсәтүне максат итә. Шулай ук, күптән түгел кабул ителгән “Энергияне нәтиҗәле итү һәм энергияне саклау турында”гы Федераль закон положениеләрен һәм хәзер әзерләнә торган норматив-хокукый базаны нәтиҗәле кулланып булу мөмкинлекләрен шәһәрләр күләмендә аңларга булышу бурычы куела.

Ике көн барачак әлеге форумның рәсми ачылышында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин ТР Президенты һәм Премьер-министры, үзе җитәкчелек иткән министрлык исеменнән сәламләп, Татарстанда без инде күптәннән энергияне янга калдыру юнәлешендә эш бара, ләкин шушы бер республикада гына да торак-коммуналь хуҗалыкны энергияне саклый торган итеп тәртипкә китерүгә 100 млрд. сумлап акча кирәк булачак, дип билгеләп үтте.

РФ Региональ үсеш министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Ирина Булгакова сүзләренчә, илдә электр һәм җылылык челтәрләрендә энергияне югалту искиткеч зур. Торак-коммуналь хуҗалык буенча, әйтик, 1971 елга кадәр салынган йортларда энергия югалту 30-50 процент чамасы тәшкил итә, чөнки ул вакытта нормативлар бөтенләй башка булган. Шуңа күрә, торак-коммуналь хуҗалыкта, бюджет өлкәсендә энергияне нәтиҗәле куллану түбән булуын исәпкә алып, стратегик бурыч-максатлар кую һәм эш юнәлешен тәгаенләү таләп ителә. Шулай ук, энергия чыганаклары бәясенең продукциянең үзкыйммәтенә һәм аның көндәшлеккә сәләтлелегенә тәэсире төп проблемаларның берсе булып тора.

Татарстан башкаласы Казанда уза торган “Россиянең энергия буенча нәтиҗәле шәһәре” конференциясенә Россиянең федераль хакимият органнары, Россия энергетика агентлыгы, энергияне нәтиҗәле куллану мәсьәләләре буенча халыкара экспертлар, Идел буе федераль округындагы 50ләп шәһәреннән шушы өлкәдә вәкаләте булган вәкилләр чакырылган.

 
  TKA 2008