TR  |  EN  |  RU
turkey turkey   azerbaijan kazakhstan kyrgyzstan turkmenistan uzbekistan kktc qha TAT BAŞQ
Ana Sayfa
Birlik Hakkında
Üye Haber Ajansları
Bildiri
Başkanın Mesajı
Tüzük
Haberler



Татарстан Президенты «Сухой» компаниясе башлыгы Михаил Погосян белән очрашты

Казан, 2 июль, 2010, «Татар-информ», Сергей Семеркин.

Кичә ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сухой» Авиация холдинг компаниясе” ААҖ башлыгы Михаил Погосян белән очрашты.

Очрашуда Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсен эш белән тәэмин итүдә катнашу, шул исәптә «Сухой» компаниясе ААҖ әйберләрен җыю производствосын ягъни аның өчен агрегат производствосы булдыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Шулай ук А.Н.Туполев исемендәге КДТУ әйдәп буручы университет буларак авиация һәм автомобиль тармагы өчен композит технологияләр өлкәсендә позиция алуы һәм А.Н.Туполев исемендәге КДТУның «Сухой» компаниясе ААҖ белән уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге буенча фикер алыштылар.

Очрашудан соң ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сөйләвенчә, Казан авиация җитештерү берләшмәсен эш белән тәэмин итү юллларының берсе – аның базасында композит материаллар производствосы булдыру. Композитларны авиация өлкәсендә генә түгел, ә автомобиль сәнәгатендә дә кулланырга мөмкин. Композит материаллар чыгарыла торган продукцияне көндәшлелеккә сәләтле итәчәк.
 
  TKA 2008