TR  |  EN  |  RU
turkey turkey   azerbaijan kazakhstan kyrgyzstan turkmenistan uzbekistan kktc qha TAT BAŞQ
Ana Sayfa
Birlik Hakkında
Üye Haber Ajansları
Bildiri
Başkanın Mesajı
Tüzük
Haberler



Казанда XX Татар яшьләре көннәре узачак

Казан, 2 июль, 2010, “Татар-информ”.

6-12 июль көннәрендә Казанда XX Татар яшьләре көннәре узачак. Фестивальдә Россиянең 40 төбәгеннән һәм Әзәрбәйҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Латвия, Кытайдан татар яшьләре катнашачак.

Фестивальне оештыручы “Идел” яшьләр үзәгеннән хәбәр ителгәнчә, Татар яшьләре көннәре кысаларында милләтебезнең яшь буыны татар язучылары, артистлары, төбәк милли-мәдәни мохтариятләр вәкилләре белән очраша алачак. Алар өчен шулай ук татар теле, хореография, вокал дәресләре, “түгәрәк өстәл”ләр, экскурсияләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашулар каралган.

Татар яшьләре көннәрен уздыруның максаты – татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту, яшьләр сәясәте өлкәсендә мәгълүмат белән алмашу, татар яшьләре оешмалары алдында торган проблемаларны хәл итү.

Фестивальдә катнашучылар Петровский бистәсендәге кунакханәдә яшәячәк. Татар яшьләре көннәренең тантаналы төстә ачылышы 7 июльдә “Ак Барс” яшьләр үзәгендә булачак. Чараны ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, татарларның федераль милли-мәдәни мохтарияте, “Идел” яшьләр үзәге оештыра.
 
  TKA 2008