TR  |  EN  |  RU
turkey turkey   azerbaijan kazakhstan kyrgyzstan turkmenistan uzbekistan kktc qha TAT BAŞQ
Ana Sayfa
Birlik Hakkında
Üye Haber Ajansları
Bildiri
Başkanın Mesajı
Tüzük
Haberler



Татарстанда “халык санын алуга 100 көн кала” мәгълүмат проекты старт алды

Казан, 6 июль, 2010, «Татар-информ».

Кичә Татарстанда “халык санын алуга 100 көн кала” мәгълүмат проекты старт алды. Акция җәмәгатьчелек игътибарын 2010 елның 14-25 октябрендә узачак Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү мәсьәләләренә җәлеп итү максаты белән үткәрелә.

Акция бер атна дәвам итәчәк. Агымдагы елның 5-11 июлендә Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында түгәрәк өстәлләр үткәрү, гаммәви мматбугат чараларында халык санын алуга әзерлек барышы турында төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр чыгышы планлаштырыла. Мәктәп яны лагерьларында мәгариф һәм дәүләт статистикасы бүлеге белгечләре балалар аудиториясе белән эшләүне активлаштырачак: викториналар, конкурслар үткәреләчәк, тематик стендлар әзерләнәчәк, дип хәбәр итә Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы.

Халыкны мәгълүмат белән тәэмин итү максаты белән, шулай ук халык санын алуга карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру өчен федераль һәм республика дәрәҗәсендә мәгълүмати-аңлату эшләре алып барыла. Басма һәм электрон гаммәви мәгълүмат чаралары да халык санын алу темасына багышланган. Россия радиосында атна саен халык санын алуга багышланган викторина үткәрелә. Җиңүчеләр бүләкләнә. Идел буе федераль округында һәм Татарстан Республикасында гаммәви мәгълүмат чарлары арасында конкурслар игълан ителгән. Россиянең 12 зур шәһәрендә “Халык санын аалу” фестивале үткәрелә.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуга иң яхшы әзерлек һәм үткәрү конкурсында катнаша. Татарстанның оешмаларында һәм учреждениеләрендә халык санын алуга багышланган мәгълүмат стендларын ясау эшләре дәвам итә. Балалар аудиториясе белән эшләүгә зур игътибар бирелә: мәктәп һәм баалар бакчаларында, шәһәр яны лагерьларында балалар проектларын гамәлгә куялар. Уку елы ахырында дәресләр, класс сәгатьләре, тәкъдим итүләр, концертлар, конференцияләр, ата-аналар җыелышлары халык санын алу темасына багышланган иде. Балалар рәсемнәре һәм мәктәп иншалары конкурслары үткәрелә. Укытучылар һәм тәрбиячеләр балаларга уен рәвешендә халык саны алуның роле һәм мәгънәсен аңлата, ата-аналарны балалар проектларында катнашырга җәлеп итә.

 
  TKA 2008