TR  |  EN  |  RU
turkey turkey   azerbaijan kazakhstan kyrgyzstan turkmenistan uzbekistan kktc qha TAT BAŞQ
Ana Sayfa
Birlik Hakkında
Üye Haber Ajansları
Bildiri
Başkanın Mesajı
Tüzük
Haberler



Минтимер Шәймиев Төркиянең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашты
(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркиянең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Айдын Сезгин белән очрашты. Очрашуда шулай ук Төркиянең Казандагы Генерал консулы Әхмәт Тута, Төркиянең РФ дәге илчелегенең беренче секретаре Садин Аййылдыз, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры-Президентның халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Тимур Акулов, Татарстанның Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Радик Гыйматдинов һ.б. катнашты.

Айдын Сезгин үз вәкаләтләренә әле күптән түгел генә керешкән иде. Аның илче вазыйфасында Татарстанга Россия төбәкләренә кылган беренче сәфәре. Айдын Сезгин җитәкчелегендәге мәртәбәле делегация бу көннәрдә Казанда узучы Россия-Төркия эшлекле форумында катнаша. Минтимер Шәймиев илчегә Татарстанга визиты өчен рәхмәт җиткереп, сәфәрдә төрек эшмәкәрләренең катнашуының әһәмиятен аерым ассызыклап үтте. Кичә делегация әгъзалары Казан федераль университетында “Татар тарихы һәм цивилизациясе” исемле инглиз телендә чыккан зур хезмәтне презентацияләү тантанасында да катнашты. “Соңгы елларда Төркия белән Россия арасында ике яклы тугандаш, дуслык мөнәсәбәтләрен үстерү , бар яклап элемтәләрне ныгыту омтылышы булмаган булса, мондый зур хезмәт дөнья күрә алмас иде”, -дип искәртте Дәүләт Киңәшчесе. 

Татарстан белән Төркия арасында дистә еллардан бирле тугандаш мөнәсәбәтләр дәвам итә, ике арадагы нәтиҗәле хезмәттәшлек бик күп өлкәләрне колачлый. “Бу багланышларны үстерү өчен бернинди киртәләр юк, аларны тирәнәйтү өчен мөмкинлекләр җитәрлек”, -дип саный Минтимер Шәймиев.
 
  TKA 2008