TR  |  EN  |  RU
turkey turkey   azerbaijan kazakhstan kyrgyzstan turkmenistan uzbekistan kktc qha TAT BAŞQ
Ana Sayfa
Birlik Hakkında
Üye Haber Ajansları
Bildiri
Başkanın Mesajı
Tüzük
Haberler



Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Шохин Татарстан үсешенең яңа стратегиясе хакында фикер алышты
(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге президенты Александр Шохин белән очрашуында Татарстан үсешенең яңа стратегиясе, инвестицияләр җәлеп итү юллары фикер алышуның төп темасы булды. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда шулай ук Премьер-министр Илдар Халиков, ТР Президенты ярдәмчеләре Искәндәр Мөфлиханов, Анатолий Краснов, Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлегенең инвестиция сәясәте буенча рәистәше Игорь Вдовин, Oriental Patron компаниясенең идарәче партнеры Джозеф Чан һ.б. катнашты. 
Александр Шохин хәбәр иткәнчә, бүген Россиянең күп кенә компанияләре планнарын Гонконг фонд биржасы, гомумән алганда, Көньяк-Көнчыгыш Азия базарлары белән бәйли. Аның сүзләренә караганда, Татарстан инвестицияләр җәлеп итү буенча илдә лидерларның берсе. Бүген республиканың бу мәсьәләдә позицияләрен саклау һәм ныгыту өчен хезмәттәшлек механизмнарын, шул исәптән Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге белән дә, җайлау мөһим, ди ул. Александр Шохин сүзләренә караганда, Татарстан глобаль инвестиция тирәлегендә нәтиҗәле хәрәкәт итәргә, үз предприятиеләренең капитал базарына чыгу мөмкинлеген тормышка ашырырга тиеш. 

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, бүген Казанда узучы “ТР үсеше: үсешнең яңа стратегиясе һәм инвестицияләр җәлеп итү” стратегик сессиясенең сәнәгать предприятиеләренең топ-менеджерлары өчен мәгълүмат алу ягыннан да, дөнья базарына чираттагы адым ясау ягыннан да кызыклы булуын билгеләп үтте. “Әгәр элек Көньяк-Көнчыгыш Азия базарларын бездән ерак дип санасак, бүген инде аларның мөмкинлекләрен җитди өйрәнәбез”, - ди ТР Президенты. 

Очрашудан соң, ТР Президенты “ТР үсеше:үсешнең яңа стратегиясе һәм инвестицияләр җәлеп итү” стратегик сессиясендә катнашты дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
 
  TKA 2008