Фәрит Мөхәммәтшин ИФО Закон чыгару ассоциациясенең XXV утырышында катнаша |
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Бүген парламентарийлар Закон чыгару ассоциациясенең XXV утырышында Идел буе округлары төбәкләрендә “Сәламәтлек” илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикерләшәчәк. Утырыш Оренбургта уза.
Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнаша.
Шулай ук көн үзәгенә Идел буе федераль округлдары субъектларында мәгариф системасын модернизацияләү, инновацион сәясәтне законнар белән тәэмин итү мәсьәләләре куелган. Моннан тыш, төбәк парламетлары башлыклары Ассоциациянең 2011 елга эш планы буенча фикерләшәчәк. дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
|