TR  |  EN  |  RU
turkey turkey   azerbaijan kazakhstan kyrgyzstan turkmenistan uzbekistan kktc qha TAT BAŞQ
Ana Sayfa
Birlik Hakkında
Üye Haber Ajansları
Bildiri
Başkanın Mesajı
Tüzük
Haberler



Әлмәттә ТР Халыклар ассамблеясе химаясында Спартакиада ачылды
(Әлмәт, 9 декабрь, "Татар-информ", Алия Сабирова). Бүген республиканың Әлмәт районы территориясендә яшәүче халыклар Спартакиадасы ачылды. Ярышларны ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәриит Мөхәммәтшин катнашты.

Ул уеннарда катнашучыларны сәламләде һәм район территориясендә яшәүче төрле халыкларның дуслыгы һәм татулыгы хакына уңышлар теләде. 

Әлмәт районы башлыгы Ришат Әбубакиров сәламләү сүзендә, Әлмәттә мондый Спартакиада беренче тапкыр үткәрелә дип билгеләп узды. Ул ярышлар даими узачагына өмет белдерде.
Нефть башкаласында ТР Халыклар ассамблеясе спартакиадысы спортның 6 төре: мини-футбол, бокс, грек-рим көрәше, өч төр ярыш, волейбол, бильярд буенча уза. Бүген ТР Халыклар ассамблеясе Советының күчмә утырышына килгән шәһәр кунаклары таҗик һәм үзбәк диаспорасы вәкилләре арасында үткәрелгән боксны карады. Фәрит Мөхәммәтшинга ярышлар истәлеге итеп боксер перчаткалары бүләк ителде. Кунаклар шулай ук грек-рим көрәшен, бильярд карады. Дәүләт Советы Рәисе форсаттан файдаланып бильярд буенча “Бердәм Россия” партисенең җирле бүлеге бүләгенә үткәрелгән турнир җиңүчеләрен котлады.

Искәртеп үтәбез, бүген Әлмәт күпсанлы кунаклар кабул итә - Татарстан халыклары Ассамблеясенең 130га якын вәкиле республиканың нефть башкаласына килә. Бу Ассамблея Советы утырышында шулкадәр күп төрле милләт вәкилләре катнашкан уникаль очрак.
 
  TKA 2008